Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Спутник-V» коронавирусыннан Россия вакцинасының юбилей, 500 меңенче дозасын алган Татьяна Харитонова ТР вице - премьеры Ләйлә Фазлыевага һәм тамашачыларга прививка ясатуны ничек кичерүе турында сөйләде.

"Вакцинацияне яхшы кичердем. Прививканы яллар алдыннанясаттым, үземне начаррак хис итәрмен дип уйлаган идем, ләкин хәлем начараймады. Берничә көннән соң да үземне яхшы хис иттем, - дип уртаклашты Татьяна. - Мин моңа кадәр дә саклык чараларын үтәдем: үземне һәм балаларны авырудан саклау өчен битлек киеп йөрдем».

Татьяна Харитонова предприятиедә күчмә вакцинация барышында прививка ясаткан, аны 5 нче шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре оештырган. Ул - өч ул һәм ике яшьлек кыз тәрбияләүче күп балалы әни. Турыдан-туры эфир барышында Татьяна апрель аенда коронавирусны җиңел формада кичергәнен, һәм тагын бер тапкыр чирләмәс өчен вакцинация узганын хәбәр итте.

«Кеше организмы индивидуаль, һәр кешенең прививка ясауга реакциясе төрле, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов. - Кемнеңдер температурасы күтәрелергә, укол урыны авыртырга мөмкин. Болар барысы да тиз уза, практика күрсәткәнчә, вакциналар куркынычсыз. Татьяна Сергеевна бу яктан - үрнәк, ул вакциналаштырылып кына калмыйча, саклык чараларын да үтәгән". 

Исегезгә төшерәбез, прививканы «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша; 122 нче кайнар линия телефоны буенча; медицина учреждениесе регистратурасы телефоны буенча яки шәхси килгәндә язылыпясатырга була

Язылу өчен кирәкле документлар: паспорт; ОМС полисы; СНИЛС.


Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 13:37