Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы депутатка территорияне төзекләндерү, экология, халыкның иминлеге һәм дару препаратларына бәяләр артуга кагылышлы төрле сораулар белән килде.

Очрашу барлык тиешле санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән узды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

Чаллыда гражданнарны кабул итү айның һәр дүртенче сишәмбесендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Шишкин бульвары, 8 (30/24) -1 нче подъезд, 31 нче офис - 3 нче кат адресы буенча алып барыла.

Кабул итүгә 8-987-278-64-26 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 09:45