30 июнь көнне Россия Рәссамнар берлегенең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе хисап-сайлау җыелышы булып узды. Ябык тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр Рәссамнар берлеге идарәсенең яңа рәисе итеп Ленар Әхмәтов сайланды. Тавыш биргән 24 тавыш арасыннан 19 тавыш аның кандидатурасы өчен бирелде.
Ленар Әхмәтов 1981 елның 13 августында Яр Чаллыда туган. 1996-1998 елларда халык рәссамы Мадияр Шәрип улы Хаҗиев җитәкчелегендә 1 нче сәнгать мәктәбендә укый. 1998 елдан 2003 елга кадәрЯр Чаллы дәүләт педагогика институтында сәнгать-графика факультетында рәсем сәнгате һәм сызым укытучысы белгечлеге буенча укый. Күргәзмә эшчәнлеген 1999 елдан башлый.
2000 елдан башлап Россия Рәссамнар берлеге каршындагы бизәүчеләр белән ассистент сыйфатында эшли, анда музейларны бизәү, шәхси, иҗтимагый интерьерларны проектлау һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнә.
2010 елдан Удмуртия Республикасында халыкара этнофутуристик симпозиумнарда катнашучы һәм куратор булып тора. 2014 елда яшьләр секциясен җитәкләп, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенә кабул ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Удмуртия Республикасы Мәдәният министрлыгы , Яр Чаллы шәһәре администрациясе дипломнары һәм грамоталары белән бүләкләнгән.
Моңынчы оешманы 11 ел дәвамында Факил Гайфетдинов җитәкләгән иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 09:10