Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты кысаларында төзелә торган 59 нчы гимназиягә икенче-җиденче сыйныфларда укучы балаларның ата-аналарыннан меңнән артык гариза килгән. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр объектының төзелеш мәйданчыгына визиты барышында әлеге уку йортының киләчәктә республика мохтаҗ булган яңа белгечләр әзерләячәген билгеләп үтте.

«Адымнар» белем бирү комплексы – матур мәктәп кенә түгел, ул шәһәрнең киләчәгенә эшләячәк планнары да, республика җитәкчелегенең киләчәккә керткән өлеше дә, Кама агломерациясенең киләчәк үсеш мәсьәләсе дә. Чөнки Яр Чаллы - ул Кама агломерациясенең үзәге. Ул - машина төзелеше, нефть эшкәртү, нефть химиясе. Ә безнең алга таба үсеш өчен югары әзерлекле кадрлар кирәк, - дип журналистлар белән уртаклашты шәһәр мэры. - Күп кенә чит ил белгечләре балаларны кайда укытачакбыз дигән сорау бирә. Мондый мөмкинлекләр шәһәрдә әлегә юк. Әмма хәзер тәүлек әйләнәсендә төзелеш бара. Шундый кыска вакыт эчендә мәктәп төзү - хезмәт батырлыгы ул! Бу рус драма театрына да кагыла. «Эзтабар» лагере да Адымнар структурасына керәчәк. Әлегә проект алды эшләре бара». 

Төзүчеләр барлык эшләрнең 85% ын үтәделәр. Иң авыр эшләр төгәлләнгән: электр, су, җылылык белән тәэмин итү, канализация, элемтә һәм вентиляция системалары урнаштырылган. Хәзер тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру бара. Мәктәп агымдагы елның 1 сентябрь көнне ачылачак.

Гимназиянең булачак сыйныфлары укучыларны кабул итәргә әзерләнә:

Исегезгә төшерәбез, күптелле мәктәптә яңа традиция буенча бассейн урнаштырылачак. Хәзер суның сыйдырышлылыгын тикшерү эшләре бара.

Чәршәмбе, 30 июнь 2021, 18:13