Күркәм традиция буенча Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллының 17 гаиләсе сертификатка ия булды. Гаиләне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификатны алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә. Гаилә беренче балага ана капиталын алмаган булса, икенчесенә 639 432 сум бирелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 09:08