Чаллы спортчылары Валерия Попова, Виктория Малышева, Александра Лямасова, Эльвина Сәгыйтова, Аделина Сәгыйтова, Карина Севрюгина синхрон йөзү буенча «Россиянең спорт мастеры» мактаулы исеменә лаек булдылар.
Әлеге истәлекле вакыйга белән кызларны Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы спорт җыелма командасының резерв буенча өлкән тренеры Юлия Белоглазова, «Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Айдар Габдрахманов һәм директор урынбасары Елена Васильева котладылар.
Ирина Сәгыйдуллина билгеләп үткәнчә, спортчылар үзләренең ярышлардагы уңышлары, күп сәгатьлек тренировкалары һәм осталыкны даими камилләштерүгә омтылулары белән әлеге бүләккә лаек.
«Синхрон йөзү - матур спорт төре. Ул, әлбәттә, безнең өчен – телевизордан яки ярышларда күзәтүче тамашачылар өчен матур. Сезнең өчен бу көндәлек авыр хезмәт. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең уңышларыгызга сөенәбез», - диде ул. Шулай ук Чаллы синхрончылары Татарстан җыелма командасының 100% ын диярлек тәшкил иткәнлеген дә ассызыклап үтте.
Юлия Белоглазова, үз чиратында, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә шәһәрдә синхрон йөзүне үстерү өчен лаеклы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Безгә республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүләк иткән «Альбатрос» бассейнында йөзү буенча дөнья чемпионаты узды. Без бу бассейнда, шулай ук «Юбилейный» һәм «Дельфин» бассейннарында шөгыльләнү мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле», - диде ул.
Александра Лямасова да спортчылар исеменнән спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр шөгыльләнүләре белән уртаклашты. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тренировкалар өчен «Zoom» программмасын кулланганнар. Йөзүдән тыш, физик һәм техник әзерлекне камилләштерү максатыннан үткәрелә торган күп сәгатьлек күнегүләр вакытында алар акробатика һәм вертикаль разминка белән дә шөгыльләнә.
Спортчы әлеге спорт төренә елдан-ел яшь чаллылылар килер дигән өметен белдерде. Төркемнәргә 7 яшьтән балалар кабул ителә, кабул итү август ахырында башлана.
«Дельфин» олимпия резервы спорт мәктәбенең барлык спортчылары да синхрон йөзү буенча Татарстан Республикасы спорт җыелма командасының төп составына керә.
2020-2021 тренировка елында команда лаеклы нәтиҗәләрен күрсәтте. Спортчылар синхрон йөзү буенча «Светлана Ромашина Кубогы» халыкара ярышларда бронза призерлары, синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының бронза призерлары, юниорлар арасында синхрон йөзү буенча Россия беренчелегенең бронза призерлары, синхрон йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионатының абсолют җиңүчеләре, синхрон йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионатының абсолют җиңүчеләре булдылар.
Хәзерге вакытта команда Пенза шәһәрендә яшьләр арасында бишенче җәйге Спартакиадада катнашу өчен тренировка чарасында катнаша.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 июнь 2021, 18:11