Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Мастеровые» рус драма театрының төзелеш мәйданчыгында булды һәм эшләрнең барышын бәяләде. Төзелешнең масштабы бик зур: бинаның гомуми мәйданы-12 мең кв. метрдан артык, тамашачылар залы 500 урынга якын, сәхнә 12 метрлы булыр дип көтелә. Бинаның биеклеге-дүрт кат, кунакларга парковка каралган. Бүгенге көндә эшләр 25% башкарылган, шул исәптән ябу плитәләрен урнаштыру, эчке канализация, дүрт катның да монолит вертикаль конструкцияләрен урнаштыру башланган.

Биредә бинага керү урыны булачак.

«Республикабыз Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән шәһәребездә шундый зур биналар барлыкка килә, - дип билгеләде шәһәр мэры. - Театрлар еш төзелми, ул быел илдә төзелә торган бердәнбер театр. Мондый объектлар йөз елга бер тапкыр төзелә!»

«Соңыннан бернинди җитешсезлекләр булмасын өчен, без төзүчеләр белән театр эшлеклеләренең теләкләрен, фикерләрен истә тотып эшне башкарабыз, барысы да функциональ эшләнергә тиеш»,-дип ассызыклады Наил Мәһдиев. Бу участокны берничә ел элек шәһәр милкенә кайтардылар, әгәр дә ул булмаса, төзелеш өчен урынны бик озак эзләргә туры килер иде». 

Бина уңайлы урында урнашачак: әкренләп Чулман проспектында яңа мәктәп, театр барлыкка килә. Шулай ук мэр шушы ук проспектта берничә ел дәвамында 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа хастаханә комплексы төзеләчәге турында хәбәр итте. Әлеге эш Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә алып барылачак.

«2022 елда 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа хастаханә комплексын проектлауга финанс чаралар бүленеп биреләчәк, бу якынча 70 млн.сум, әмма әлеге сумма проект оешмаларына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин, - дип хәбәр итте шәһәр мэры журналистларга. – Килешү Татарстан Президенты белән эшлекле очрашу барышында кабул ителде. Хәзерге вакытта мәйданчык сайлап алынган, территория каралган, проект алды эше алып барыла. 30 ел элек ул урында спорт сарае төзелмичә кала, ләкин хастаханә төзеләчәк». 

Чәршәмбе, 30 июнь 2021, 17:16