Мы в социальных сетях

1 июльдән Россия банклары пенсияләрне яки социаль түләүләрне бары тик «МИР»  милли түләү системасы карталарына яки банк картасына тоташмаган гади банк счетына күчерергә тиеш булачак. Банкларның түләүләрне Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына күчерергә хокуклары калмыячак.

Пенсияләрне һәм социаль түләүләрне «МИР» карталарына һәм башка милли түләү инструментларына күчерү буенча таләпләр «Милли түләү системасы турында» Федераль закон белән регламентланган. Башта бу процессны 2020 елның 1 июленә тәмамлау планлаштырылган иде, әмма пандемия аркасында Россия Банкы бу срокны озынайтты.

«МИР» картасын алу өчен пенсия түләнә торган банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, әгәр счет реквизитлары үзгәрсә, аларны Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки ПФР сайтында шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Моннан тыш, гаризаны ПФР клиентлары хезмәтенә яки күпфункцияле үзәктә тапшырырга мөмкин.

Банкларның күпчелеге ПФР белән берлектә пенсионерларны халыкара түләү карталарыннан «МИР» карталарына күчерү буенча зур әзерлек кампаниясе үткәрде, һәм күпчелек инде хәзер үк «МИР» картасына түләүләр ала.

Әгәр пенсионер «МИР» картасын 1 июльгә кадәр рәсмиләштерергә өлгермәсә, банкларның күпчелеге картага бәйле булмаган счетка яки яңа ачылган счетка түләүләр кертәчәк һәм бу хакта алучыга хәбәр итәчәкләр. Акчаны алу өчен банк сайтының шәхси кабинеттан файдаланырга яки банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Банкларның кайберләрендә генә, банк картасына тоташмаган счет булмаган очракта, ПФРдан акча кергәннән соң, банк бүлекчәсенә 10 эш көне эчендә түләү сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Әгәр пенсионер бу срокта элемтәгә чыкмаса, 11нче эш көненә банк түләүне ПФРга кире кайтарачак һәм клиентка бу хакта хәбәр итәчәк.

Россия Федерациясеннән читкә чыгып киткән Россия Федерациясе гражданнарына: әлеге гражданнар ПФРга Россия Федерациясе территориясеннән читкә чыгу турында тиешле гариза тапшырган очракта, пенсияләр теләсә нинди картага, шул исәптән Visa, Maestro, Mastercardка күчереләчәк. Бу гариза булмаганда, пенсияне «МИР»/счет картасына күчерү турындагы таләпләр әлеге гражданнарга да каралачак. Түләүләрне халыкара түләү карталарына күчерү өчен ПФРга Россия Федерациясе территориясеннән читкә чыгу турында гариза бирергә кирәк. 

Чәршәмбе, 30 июнь 2021, 14:10