Казандагы «КАИ-Олимп» спорт комплексында Чаллы пенсионерлары, «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерларының XI республика Спартакиадасы финалында катнаштылар.
Спартакиада Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 320 пенсионерны берләштерде. Ярышлар шәхси-команда зачетында үткәрелде. Анда 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк (ир-атлар) һәм 55 яшь һәм өлкәнрәк (хатын-кызлар) категорияләрендә пенсионерлар катнашты.
Финалда катнашу өчен Яр Чаллы командасы составында тугыз һәвәскәр спортчы кергән җыелма команда чыгыш ясады. Аларның һәркайсы пенсионерлар Спартакиадасының шәһәр этабында төрле дисциплиналарда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Чаллы командасы спортчылары өстәл теннисы буенча 1 һәм 2 урыннарны яуладылар (Анатолий Семенов һәм Рушания Хәйруллина); пуля белән ату буенча 2 урынга Ринат Шәрәфиев лаеклы дип танылды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 июнь 2021, 10:30