Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ильинична Багряшова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Анна Ильинична ТАССРның Тукай районы Борды авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1957 елда кияүгә чыга. 1975 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Ильинична «Түбән Кама электр челтәрләре» предприятиесендә эшләгән.

Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 29 июнь 2021, 15:21