Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Екатерина Ивановна Трубина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Екатерина Ивановна Лаеш районының Усады авылында туа. 7 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. 1955 елда Чистай шәһәренә күчә, анда ул сәгать заводына эшкә урнаша. Анда булачак ире белән таныша һәм 1956 елда кияүгә чыга.1975 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән бергә агрегат заводына эшкә урнашалар. 1986 елда лаеклы ялга чыга, әмма эшләвен дәвам итә. Ветеранның улы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Шулай ук котлауларга комплексның ветераннар советы рәисе Дилара Сергеева һәм «Импульс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Малышева кушылды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 июнь 2021, 14:37