Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 769 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 527,1 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 11,3% ка түбәнрәк. 98 кеше медицина күзәтүе астында, 8 648 чаллылы күзәтүдән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук чит илдә ял иткәннән соң ПЦР-тест тапшырмаган пассажирларны ачыклау буенча эш дәвам ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Россиягә кайткач, Дәүләт Хезмәтләрендә анкета тутырырга һәм ПЦР-тест тапшырырга РФ чиген теләсә нинди транспорт төре(поезд, автобус, автомобиль, диңгез судносы) аша узучы барлык пассажирлар да тиеш.
«ПЦР методы белән COVID-19га ике тапкыр анализ тапшырмаган чит илләрдән кайтучыларны контрольдә тоту буенча эш дәвам ителә. 15 мең сумлык административ җаваплылыкка тарту турында ике карар кабул ителде. Тагын ике беркетмә төзелде, шулай ук шәһәребезнең 16 гражданы әлеге тема буенча беркетмәләр төзүгә чакырылган», – дип хәбәр итте спикер.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 июнь 2021, 13:31