Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / обычная версия

«Плюс-минус спектакль» һәм «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе «Ничего особенного »проектының ике өлеше. Икесе дә картиналар галереясендә күрсәтеләчәк. 6 июльдән 11 июльгә кадәр «Предметный разговор» арт-объектлар күргәзмәсе, 9 һәм 10 июльдә Чаллы премьерасы «Плюс-минус спектакль»дип исемләнгән спектакль узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Солнце внутри» фонды директоры Юлия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

Ул проектның командасы, заманча социаль театр һәм заманча сәнгать инструментларын кулланып, тормышлары турында сөйли торган сигез инвалид кыздан торуын сөйләде.

«Спектакль һәм күргәзмә бер-берсен тулыландыра, төрле телләр белән  катнашучыларның шәхси тарихын сөйләп бирә. Спектакльнең кайбер фрагментлары күргәзмәгә кертелгән, һәм, киресенчә, спектакльгә күргәзмә экспонатларына сылтамалар кертеләчәк. Нәтиҗәдә, күргәзмәгә килүче спектакльне карарга, ә спектакль тамашачысы күргәзмәне күрергә теләргә мөмкин», - дип аңлатты Юлия Әхмәтҗанова.

Спикер билгеләп үткәнчә, «Плюс-минус спектакль» - ул беренче заттан сөйләнелә торган  театр. Сәхнәдә кеше персонажны түгел, ә үзен тәкъдим итә. Бүген бу-документаль социаль театрның иң мөһим юнәлешләренең берсе. «Предметный разговор» -катнашучыларның шәхси тарихлары мотивлары буенча төзелгән арт-объектлар күргәзмәсе. Алар 10-12 данә булачак, шуларның берсе залның яртысын биләячәк.

«Ничего особенного» проекты «Солнце внутри» фонды, спектакль режиссеры һәм арт – объектларның Предметный разговор» күргәзмәсе кураторы Ксения Шачнева җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

«Минем хыялым - Ксения Шачнева Чаллыга килеп, безнең белән бергә нәрсә дә булса эшләсен, нинди дә булса проектның кураторы һәм режиссеры булсын иде. Безгә уңыш елмайгач, кызлар үзләре нинди жанрда һәм Ксения белән проектта нинди форматта катнашырга теләвен әйттеләр. Кызлар театр куелышында һәм арт-объектлар күргәзмәсендә катнашырга карар кылдылар. Театр, күргәзмә һәм заманча сәнгать аша кызлар үз тормышы турында сөйләячәкләр. Әмма бу тривиаль спектакль булмаячак», - дип уртаклашты Юлия Әхмәтҗанова.

«Плюс-минус спектакле»  агымдагы елның 26 мартында «Особый взгляд. Регионы»  социаль театр форумы-фестиваленең театр программасы кысаларында Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган «МОН» театраль мәйданчыгында күрсәтелгән. 

«Спектакль экспертлар тарафыннан югары бәя алды, җиңүче булды. Ул Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасының данын яклап, 2021 елның көзендә Мәскәүдә яки Санкт-Петербургта «Особый взгляд. Регионы» социаль театр федераль форум-фестивалендә тәкъдим ителәчәк», - дип белдерде спикер.

Моннан тыш «Плюс-минус спектакль» күптән түгел Яр Чаллыда узган Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленең конкурстан тыш программасы кысаларында күрсәтелде.

Пәнҗешәмбе, 24 июнь 2021, 12:07