Автозавод районында балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән яңа 2021-2022 уку елына кабул итү буенча киңәшмә узды.
Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары, район комиссиясе рәисе урынбасары Елена Әлмөхәммәтова үз чыгышында җитәкчеләргә 31 июльгә кадәр барлык әзерлек һәм ремонт эшләренең тәмамлануын искә төшерде.
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе Башлыгы Рөстәм Хуҗин киңәшмәдә катнашучыларга яңа уку елына учреждениеләрне кабул иткәндә түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәген хәбәр итте: белем бирү оешмаларында заманча таләпләргә җавап бирә торган шартлар тудыру (санитар нормаларны үтәү: рециркуляторлар һәм дезинфекция чаралары булу, яраклылык вакыты; кайнар ризык белән тәэмин итү өчен шартлар; МАФлар, спорт җиһазлары куркынычсызлыгы); ремонт эшләре башкару һәм бүлеп бирелгән бюджет финансын кабул итү башланганчы үзләштерү; универсаль спорт мәйданчыкларының сакланышы; янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм мәгариф объектларының террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү. Һәр учреждениедә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча чаралар планы эшләнергә һәм расланырга, янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы яклану буенча приказлар чыгарылырга, үткәрү режимы оештырылырга тиеш. Полиция чакыру кнопкасының эшчәнлеген, автоматик янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларының эшчәнлеген, коймаларның бөтенлеген тәэмин итәргә кирәк; җылыту сезонына әзерлек булырга тиеш. Барлык оешмаларда 1 августка кадәр җылыту системаларын юдырту, көйләү һәм пресслау эшләре башкарылырга тиеш, ягып җылыту сезонына әзерлек паспортлары алынырга тиеш, территорияләрнең торышы һәм капиталь ремонттан соң учреждениеләрнең сакланышы.
Россия ГТХМ Баш идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Галиуллин белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итүгә карата таләпләр турында сөйләде.
Үз чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Галина Александрова белем бирү объектларының террорчылыкка каршы якланышы буенча таләпләрне билгеләп үтте һәм чыгарылыш кичәләрен үткәргәндә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү турында искә төшерде.
«Школьного питания» вәкиле Айгөл Краснова учреждениеләрдә азык-төлек режимын оештыруга карата таләпләр турында сөйләде.
Быел 2 августтан мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә, 16 августтан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү башланачак. Учреждениеләрнең яңа уку елына кабул итү нәтиҗәләре буенча район комиссияләре критерийларга туры китереп рейтинг билгеләячәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 июнь 2021, 13:59