Чаллының тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда совет рәссамы Меер Аксельродның «Немец оккупациясе» күргәзмә проектын ачу тантанасы булды.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәскәү шәһәренең «Александр Печерскийны искә алу Фонды» генераль директоры Юлия Макарова, яһүд җәмгыяте рәисе Леонид Колоднер сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.
Игорь Лерманның Камера оркестры чарага бәйрәм атмосферасы өстәде.
М. Аксельродның картиналарының күп өлеше Россия яһүдләре тормышы сюжетларына багышланган.
Произведения Меера Аксельрода хранятся в Третьяковской галерее, Русском музее, музее изобразительных искусств имени А. С. Пушкина. В последние годы выставки «Немецкая оккупация» с успехом прошли в художественных и военно-политических музеях России, Беларуси, Израиля и Хорватии.
Меер Аксельрод әсәрләре Третьяков галереясендә, Рус музеенда, А.С. Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда саклана. Соңгы елларда «Немец оккупациясе» күргәзмәсе Россия, Беларусь, Израиль һәм Хорватиянең сәнгать һәм хәрби-сәяси музейларында уңышлы узды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 23 июнь 2021, 08:23