Хәзерге вакытта 194 торак йортның 162сендә кайнар суны вакытыннан алда бирделәр. 23-25 комплекста, 49 комплекста (02, 08, 13 йортлары) 51 комплекста (01,03 йортлары) һәм 50/15 торак йортында яшәүчеләр вакытлыча сусыз кала.
Белгечләр җылылык челтәрләрнең гидравлик сынауларын мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен бөтен көчләрен куялар. Ремонт бригадалары кайнар су белән тәэмин итүне тизләтү өчен югары дәрәҗәдә эшлиләр.
Опрессовканың дүртенче этабы 29 июньнән 12 июльгә кадәр узачак. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан объектларында: Сидоровка, ГЭС поселокларында; сәнәгать мәйданчыкларында; БСИ; Замелекесье микрорайонының 20, 21, 22 нче комплексларында кайнар су бирү туктатылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 июнь 2021, 08:37