Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Александрович Яжинга 90 яшь тулды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
Борис Александрович Түбән Новгород өлкәсенең Воронцово авылында туган. Сугыш елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң гаиләсе белән Удмуртиягә, Симаниха бистәсенә китә, анда елга портында эшли.
1972 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Пенсиягә чыкканчы ул елга портында судоводитель булып эшли.
Борис Александрович ике бала тәрбияләп үстергән, аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны үзәк район хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга "Ремжилстрой" җитәкчесе Сергей Заря һәм «17 комплекс» ТИҮ рәисе Владимир Ртищев та кушылдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 июнь 2021, 16:45