Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә Кече Шилнә поселогы янында эшче яшьләр арасында хәрби-спорт слеты узды. Аны «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы», «Заман» яшьләр үзәге,  «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе ярдәме белән «Три турист» туристик клубы, Яшьләр эшләре идарәсе һәм Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте оештырды. 

Слетның тантаналы ачылышы традиция буенча «Ватан-ана» мемориалы янында үтте. Катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Слетта 7 предприятие командасы катнашты, бу «Татэнерго» АҖ филиалы-Чаллы ТЭЦ, «КАМАЗ»ның  кою пресс-рама, ремонт-инструменталь заводлары, «РОСТАР», «Челны-Бройлер»,  «Петролайн-А».

Катнашучыларны кызыклы программа көтте: каршылыклар полосасы, хәрби шәһәрчек, «Визитка», «Хәрби җыр» конкурсы, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автоматларны сүтеп җыю, ату һәм башкалар.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча хәрби-спорт слетында җиңүчеләр билгеләнде. Абсолют җиңүче һәм Кубок иясе булып Яр Чаллының ТЭЦ командасы танылды, 2 урынны «КАМАЗ» кою заводы командасы, 3 урынны «КАМАЗ» пресс-рама заводы яулады.

Дүшәмбе, 21 июнь 2021, 11:27