Сабан туе көнне кичке концерт башланыр алдыннан Яр буе паркы мәйданында шактый тамашачы җыелган иде. Бәйрәм программасы шәһәрнең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән башланып китте. Күңел ачу программасын Чаллы халкына һәм шәһәребез кунакларына «Күңел» радиостанциясе тәкъдим итте.
Кунакларга Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер SAX, Ришат Фазлыйәхмәтов, «Казан егетләре» төркеме үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Төп кунакларның берсе Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 19 июнь 2021, 22:21