Хөрмәтле Яр Чаллы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Медицина хезмәткәре көне тәүлек буе кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге сагында торучыларга тагын бер кат рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге ул.
Кешеләр турында кайгырту - теләсә кайсы вакытта кешеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтергә әзер булган ак халатлы профессионалларның тормыш мәгънәсе булып тора.
Менә инде икенче ел табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга, санитарларга һәм барлык башка медицина хезмәткәрләренә катлаулы пандемия шартларында эшләргә туры килә. Бөтен ил өчен катлаулы булган бу чорда алар куркыныч инфекциягә каршы көрәш буенча алдынгы позициядә торалар. Гиппократ антына тугры калып, медицина берләшмәсе үз пациентларының сәламәтлекләре өчен фидакарь көрәш алып бара. «Мәңгелек батырлык - сезнең көчегездә, сезнең армый-талмый эшли торган кулларыгыз изге. Сезнең алда баш иям, ак халатлы кешеләр».
Яр Чаллының медицина хезмәткәрләре һәрвакыт Татарстан Республикасында иң яхшылар рәтендә. Дәвалау-профилактика учреждениеләрендә эшли торган белгечләрнең эксперт фикере белән Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә исәпләшәләр. Заманча технологияләр, уникаль җиһазлар һәм дәвалауның яңа методикаларын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты елдан-ел арта бара. Бу төрле конкурсларда, шул исәптән «Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсындагы җиңүләр белән исбатлана.
Тармак үсешенә зур өлеш керткән һәм берничә буын сәламәтлек саклау вәкилләрен тәрбияләгән тармак ветераннарына аерым котлау сүзләрен җиткерәм.
Фидакарь хезмәтегез, үз сәләтегезгә тугрылыгыгыз һәм битараф булмаганыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен, сез яшәү көче бүләк иткәннәрнең рәхмәтләре сезне куандырып торсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тормыш иминлеге һәм табиблык эшендә яңа уңышлар телибез!
Тирән рәхмәт һәм зур хөрмәт белән,
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 20 июнь 2021, 06:06