Энтузиастлар бульварында Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Биредә «Россия триколоры» патриотик акциясе кысаларында, «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан өч төстәге тасмалар таратылды. Акция Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми гражданлык җаваплылыгын белдерү максатыннан үткәрелде.
Бәйрәм кунакларын «Нур» яшьләр үзәге, «Чаллы картиналар галереясы», «4нче балалар экология-биология үзәге», Үзәк районның территориаль иҗтимагый үзидарәсе мәйданчыкларында оештырылган интерактив, күргәзмә зоналары һәм мини-зоопарк каршы алды.
Шәһәр халкын һәм кунакларны муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев котладылар.
Җиңү паркында «Россия – ул без» дигән бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Анда «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, «КАМАЗ» мәдәният сарае, Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае, 17 нче Балалар хореография сәнгать мәктәбе солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов, Шәһәр Советы депутаты Татьяна Белькова катнашты.
Россия көне уңаеннан 14 яше тулган 7 чаллылыга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Комсомол районында да бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм кунакларын Комсомол районы администрациясе Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 12 июнь 2021, 22:25