Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

  Хөрмәтле чаллылылар!

          Сезне Россия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безне ирек һәм демократия кыйммәтләре нигезендә берләштерүче көч булып тора. Россия дәүләтчелегенең, патриотизм һәм гражданлык традицияләренең аерылгысыз бәйләнешен чагылдыра.

Без Россияне яратабыз, аның көче һәм бөеклеге белән горурланабыз. Безнең илебез аның өлешенә туры килгән күпсанлы сынауларны горур һәм ышанычлы үтте. Илебезнең данлы тарихы - җиңүләр һәм казанышлар, батырлык һәм каһарманлык, аның күп милләтле халкының сугышчан һәм хезмәт батырлыгы тарихы ул.

Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебезнең җаваплы хезмәтенә, барлык булдырганнарны саклап калу һәм арттыру омтылышына, милли көндәшлелек үсешенә ярдәм итеп, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрен даими камилләштерү теләгенә бәйле. 

Яр Чаллы – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең мөһим бер өлеше. Шәһәребезне үстереп, без республика һәм илебез икътисадын ныгытабыз.

Чаллылылар шәһәр хуҗалыгының барлык тармакларында да лаеклы хезмәт куялар, амбициоз планнарны һәм зур социаль әһәмияткә ия проектларны уңышлы тормышка ашыралар. Ышанам ки, без барыбыз бергә Ватаныбызның алга таба да чәчәк атуына һәм аның халыкара абруен ныгытуга ярдәм итәчәкбез.

Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар! Россия көне белән!

Н. Г. Мәһдиев, 

 Яр Чаллы шәһәре мэры

Шимбә, 12 июнь 2021, 06:00