Галина Ивановна Соликамск шәһәрендә туа. 10 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында Юрюзань шәһәрендәге хәрби заводта ОТК контролеры булып эшли. 1955 елда кияүгә чыга. 1956 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Галина Ивановна шәһәр Башкарма комитеты рәисенең торак мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшләгән.
Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Галина Ивановнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 4 июнь 2021, 15:39