Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы узды. «Яр Чаллы шәһәре мисалында моношәһәрләрнең үсеш нокталары» дип исемләнгән утырышны комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин алып барды.
Республикада моношәһәрләрнең торышы һәм үсеш перспективалары турында доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, төп макроикътисади күрсәткечләр буенча республика гадәттәгечә Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтенә керә. Тулаем төбәк продукт күләме буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында-6, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы буенча – 4, торакны сафка бастыру буенча – 5, төзелеш, төп капиталга инвестицияләр кертү буенча – 6, ваклап сатудагы товар әйләнеше буенча 7 урында тора.
“Соңгы еллар дәвамында Татарстан инвестицияләү өчен иң җәлеп итүчән регионнар рәтенә керә, бу югары инвестицион потенциалның түбән инвестицион рисклар белән берләшүенә бәйле", – дип билгеләп үтте спикер.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев икътисадны диверсификацияләү һәм яңа производстволар булдыру буенча шәһәр тәҗрибәсе турында сөйләде. Соңгы 5 елда шәһәр икътисады торышын характерлаучы төп күрсәткеч-тулай территориаль продукт 33% - ка арткан.2020 елда төяп җибәрелгән продукция күләме 418 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы 101% тәшкил итте.
«Яр Чаллы
икътисадының уңай динамикасына карамастан, илнең барлык моношәһәрләре өчен хас
булган, моноструктуралар сыйфаты сакланып кала. Шәһәр, "КАМАЗ" шуың
өчен төзелгән. Безнең төп бурыч-КамАЗны үстерү, параллель рәвештә шәһәр
икътисадын диверсификацияләү. Без моны инвестиция җәлеп итүчәнлеге аша эшләргә
мөмкин дип саныйбыз", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Узган ел нәтиҗәләре
буенча инвестицияләр күләме 50,3 млрд.сум тәшкил иткән, алар иң күп
инвестицияләр керткән предприятиеләр: «КАМАЗ» ААҖ, С. П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты, «ДОМКОР», Наіег, «Тэмпо» холдинг
компаниясе, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС».
Инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру механизмнарының берсе-алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе. 2021 елның гыйнварында Яр Чаллы шәһәренә ТОСЭР статусы бирелгәнгә 5 ел булды. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 38 яңа җитештерү компаниясе, алты меңгә якын яңа эш урыны булдырылган. Капиталь кертемнәр 17,1 млрд. сум тәшкил иткән.
"Резидентларның салым түләүләре суммасы (6,6 млрд. сум) бирелгән преференцияләр суммасыннан ике тапкыр артып китә», - дип ассызыклады мэр. - Чаллыда КАМАЗлар гына чыгармыйлар, биредә телевизорлар, суыткычлар, кер юу машиналары, хоккей кәшәкәләре, азык-төлек продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, төзелеш материаллары җитештерәләр».
Наил Мәһдиев шулай ук сәнәгать мәйданчыкларының актив үсешен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта «Мастер» КИПның VII чиратын төзү һәм «Үсеш» муниципаль сәнәгать паркының III чиратын проектлау эшләре бара.
«Яр Чаллы» ТОСЭРның 38 резидентының 65% ы безнең сәнәгать паркларына китте. Чаллы өчен бу программа кирәк. Кешеләр чиратта тора. Республика Президенты ярдәме белән без «үсеш»паркының III чиратын проектлауга керештек. Бу 24 га мәйданда кимендә 300 яңа эш урыны барлыкка киләчәк, 800-900 млн.сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә планлаштырабыз. Быел без объект төзелешенә чыгарбыз дип уйлыйм. Сәнәгать мәйданчыкларына ярдәм итү зарурлыгы бар, алар, беренче чиратта, инженерлык һәм юл инфраструктурасын үстерүгә кагыла», - диде мэр.
Утырышның пленар өлеше башланганчы ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары, мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Мастер» КИПында булып кайттылар.
Бүген «Мастер» КИПында алты чират та эшли. «Мастер» КИПында 1,4 мең кв.м. төрле масштабтагы һәм сәнәгатьнең күп кенә тармакларында эшләүче, күбесенчә машина төзелешенә караган 300 дән артык предприятие урнашкан, җитештерү һәм офис биналары урнашкан. Бу предприятиеләрдә 11 меңнән артык кеше эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 июнь 2021, 14:14