Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга йортларны түләүсез газлаштыруны күздә тоткан төзәтмәләрне өченче, ахыргы, укылышта кабул итте. Йорт яны участогы чикләренә кадәр газны гражданнар акчаларын җәлеп итмичә генә кертәчәкләр.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында барлык торак пунктларны бушлай газ белән тәэмин итүне йөкләде. «Бердәм Россия»нең төзәтмәләре куелган бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: газ кешеләргә бушлай кертелергә тиеш. Кайчагында йорт газ торбасыннан йөз метр ераклыкта урнаша, һәм аны үткәрүне һәр гаилә дә күтәрә алмый. Без кабул иткән закон дәүләт акчасына торак пункта корылган газ торбасыннан конкрет йорт чикләренә кадәр газ кертергә йөкли.  

Бүген Татарстанда газификация дәрәҗәсе 99,5 проценттан атык булуга карамастан, төзелеш темпларын, җирлекләрнең чикләрен киңәюне, яңа микрорайоннар барлыкка килүне исәпкә алып, газга ихтыяҗ арта барганын истә тотырга кирәк. Хәзер халыкны газ белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә, бушлай тоташтыру өчен йортлар базасын оператив рәвештә формалаштырырга, кешеләргә кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм итәргә кирәк».

Инициатива бердәм газлаштыру операторы институтын кертүне күздә тота. Ул газ белән тәэмин итүнең бердәм системасы милекчесе, ягъни «Газпром» һәм аның компанияләре булачак. Әгәр газ белән тәэмин итүнең бердәм системасы милекчесе булмаса, төбәк газлаштыру операторы – Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясендә, федераль территориядә газ бүлү челтәрләре һәм аларның объектларын эксплуатацияләүне һәм үстерүне гамәлгә ашыручы, кулланучыларга газ бирү һәм аларга хезмәт күрсәтү белән бәйле хезмәтләр күрсәтүче иң эре оешма була.

Чәршәмбе, 2 июнь 2021, 09:04