Яр Чаллының Орган залында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган традицион хәйрия концерты узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар «могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең эшчәнлеге күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук инклюзив мода күрсәтүен карадылар.
Кичә кунаклары өчен Игорь Лерманның камера оркестры, шәһәрнең сәнгать мәктәпләре укучылары, шулай ук 3 нче һәм 53 нче мәктәпләрнең инклюзив сыйныф укучылары чыгыш ясады.
Чара ярдәмендә 473 мең сум акча җыелды. Ул «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Инклюзив мохит булдыруга юнәлтеләчәк.
«Мин шәһәр җитәкчелеге исеменнән һәм битараф булмаган кеше, граждан буларак, мондый чара үткәрү мөмкинлек тапканыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Билетларны сатып алучыларга да рәхмәт белдерәм, бу акчалар зур булмаса да, «Могҗиза-балалар» үзәгенең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
«Бү игелекле бәйрәм булды. Үзенчәлекле балаларны - сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар дип әйтәләр. Әмма бүген мин аларны мөмкинлекләре чиксез булган балалар дип атарга батырчылык итәм. Чөнки еш кына алар сезнең белән без эшли алмаган әйберләрне эшли», - дип чыгыш ясады үзәкнең башкарма директоры Ася Кислова. - «2017-2018 елларда без ике инклюзив сыйныф ачтык, ә быел кыш көне безнең проект - менталь тайпылышлары булган балалар өчен инклюзив белем бирү буенча ресурс үзәк булдыру. Ул Наил Гамбәр улы тарафыннан, «Бердәм Россия» партиясе сәяси советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм партия проекты статусын алды. Безнең маршрут картасында балалар бакчасыннан алып, мәктәп, урта уку йорты, югары уку йортларына кадәр белем бирү процессын җентекләп тасвирладык. Бүгенге концерт - безнең эшнең логик дәвамы. Бүген концертта җыелган акчалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсендә инклюзив төркем ачуга тотылачак».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 1 июнь 2021, 20:24