Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгамбәр Рәхим улы Рафиков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Ютазы районының Урыссу авылында туган. Армиягә 1943 елда алына, Ерак Көнчыгыш фронтына, Манчжурия чигенә эләгә. Мөгамбәр Рәхим улы сугыш хәрәкәтләренә беренче тапкыр 1945 елның августында эләгә. Сугыш тәмамланганнан соң ул тагын 5 ел армия сафларында хезмәт итә һәм 1950 елда гына туган якларына әйләнеп кайта. "Энергосбыт" предприятиесенең Бөгелмә бүлекчәсендә эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 1 июнь 2021, 10:41