Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу уку елында мәктәпне 5082 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2003 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнар 24 майда башланды, Бүген 11 нче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыруның төп этабы старт алды.

Быел COVID -19 таралу куркынычын минимальләштерү максатыннан, дәүләт йомгаклау аттестациясе гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча үткәрелә. Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен тугызынчы сыйныф укучылары ике мәҗбүри фән - рус теле һәм математика буенча имтихан тапшырдылар. Сайлау буенча төп дәүләт имтиханы үткәрелмәде. Моның урынына укучылар үз мәктәпләрендә бер фән буенча контроль эш яздылар.

«Бу елның яңалыгы: югары уку йортларына укырга керергә җыенмаган 11 сыйныф укучылары бары тик рус теле һәм математика буенча гына дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра алалар. БДИ нәтиҗәләре дүрт ел гамәлдә була. Вузга керү өчен документларны бер үк вакытта биш югары уку йортына тапшырырга мөмкин, һәркайсында өчәр юнәлеш сайларга хаклы», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучы 253 укучы «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медале алырга дәгъва кыла. Әлеге чыгарылыш сыйныф укучыларның күбесе № 2, 26, 30, 31, 44, 45, 57, 77, 78 номерлы мәктәпләрдә белем ала.

Махсус үрнәктәге аттестатны 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 249 укучы алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тугызынчы сыйныф укучыларын анкеталаштыру нәтиҗәләре буенча, 10 сыйныфта укучыларның 44% ы, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 53% ы укырга планлаштыра, төп мәктәпне тәмамлаучыларның 3% ы әлегә хәл итмәгәннәр.

Дүшәмбе, 31 май 2021, 09:19