Быел «Яшел марафон» 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнендә үткәреләчәк. Чараның максаты-экология проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм Россия халкын экологик инициативаларда катнашырга чакыру. Яшел марафон-2021 «һәр адым – эз. Син нинди адым ясыйсың?» девизы астында үтәчәк.
Яр Чаллыда чара “Прибрежный” паркында узачак. Йөгерергә яратучылар яшел марафон өчен традицион дистанцияне 4,2 км яки сәламәтлек торышы һәм йөгерештә катнашу мөмкинлеге турында медицина белешмәсе оригиналын күрсәтеп, 10 км сайлый алачаклар.
Шулай ук чара программасында балалар һәм инклюзив йөгереш булачак. Тамашачылар һәм җанатарлар өчен бөтен гаилә өчен күңел ачу программасы да оештырылачак: экологик акция, партнерлык зоналары, квест, сәхнәдә концерт программасы, конкурслар.
«Бу чын спорт бәйрәме булачак. Бәйрәм турында сөйләгәндә, без спорт белән генә чикләнмичә, күңелле вакытны да күз алдында тотабыз. Әгәр кемнеңдер йөгерергә теләге булмаса яки ниндидер сәбәпләр аркасында моны эшли алмый икән, ул гаиләсе белән килеп, дуслары белән табигать кочагында ял итә ала», – дип билгеләп үтте бүген матбугат конференциясе вакытында Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов.
Марафонда катнашу бушлай. «Яшел марафон»га онлайн теркәлү проектның сайтында 28 майга кадәр була: https://greenmarathon.ru/ “Сбербанк” банкының Чаллыдагы төбәк директоры Айдар Шәрипов сөйләвенчә, дүшәмбе торышына, марафонның төрле дистанцияләренә якынча 1500 кеше теркәлгән. Теркәүне шулай ук чара уздырылган көнне узарга мөмкин булачак.
"Яшел марафон Яр Чаллы шәһәрендә икенче тапкыр үткәрелә. Без аны гадәткә кертергә һәм ел саен әлеге гаилә бәйрәмен уздырырга телибез. Ул 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә узачак. Бу бәйрәмнең экологик юнәлеше бар. Экология мәсьәләләренә “Сбербанк” банкы шактый зур игътибар бирә", - диде Айдар Шәрипов һәм барысын да 5 июньдә спорт бәйрәменә чакырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, “Прибрежный” паркына керү юлында парковка ябылачак: "Без парковкаларны ябабыз, әмма якын – тирә территорияләрдә парковка эшләячәк», - дип билгеләп үтте Роман Насретдинов.
Чараны үткәрү вакыты:
· 09: 00-катнашучыларны һәм кунакларны барлау, йөгерегү теркәлү
· 10: 30-тантаналы ачу, узышлар графигын игълан итү
· 10: 45- кызлар узышы старты (8-9 яшьлекләр, 420 м)
· 10: 50 –малайлар узышы старты (8-9 яшьлекләр, 420 м)
· 10: 55- кызлар узышы старт (10-13 яшь, 420 м)
· 11: 00 –малайлар узышы старты (10-13 яшь, 420 м)
· 11: 05 - 420 м инклюзив йөгереш старты
· 11: 10 – гомуми разминка
· 11: 20 - хатын-кызлар 4,2 км дистанциягә йөгереш старты
· 11: 50 - ир-атлар 4,2 км дистанциягә йөгереш старты
· 12: 20 - хатын-кызлар 10 км дистанциягә йөгереш старты
· 13: 20 - ир-атлар 10 км дистанциягә йөгереш старты
· 14: 20 – экологик акция
· 14: 40 – узышта җиңүчеләрне бүләкләү
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 4 июнь 2021, 12:24