Чаллыда су коену сезоны 1 июньнән башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсенең ГИМС Үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов сөйләвенчә, Яр Чаллы инспекторлык бүлегендә биш пляж һәм аз сыешлы суднолар өчен тугыз база (корылма) исәптә тора. Хәзерге вакытта аларны әзерләү бара.
«Халык һәм шәһәребез кунакларының уңайлы ял итүе өчен, Г. Тукай исемендәге Яр буенда Мәләкәс елгасы ярында ял итү урыны булдырылган. Биредә коткару посты урнаштырылган, су төбе водолазлар белән чистартылган һәм тикшерелгән, йөзү зонасы буйкалар белән билгеләнгән, әмма бу урында коену тыела, – дип аңлатты спикер. - Бу урында муниципаль шәһәр пляжын оештыру максатка ярашлы дип саныйм. Шулай ук, «Навигатор» спорт мәктәбе янында халык күпләп ял итә торган урыннарны муниципаль пляжга күчерү мәсьәләсен карарга кирәк, моның өчен ТР Хөкүмәте акча бүлеп бирде».
Аның сүзләренә караганда, Яр Чаллы шәһәрендә күпләп ял итү һәм коену өчен санкцияләнмәгән җиде урын бар.
«Кешеләргә рөхсәт ителгән урыннарда гына түгел, ә рөхсәт ителмәгән урыннарда да су коену хас. Бу безнең кешеләр. Шуңа күрә безнең бурыч-рөхсәт ителмәгән урыннарда да эшне оештыру. Постлар булсын. Билгеле, суның сыйфаты буенча Мәләкәс елгасында су коенырга рөхсәт ителми, тик бу кешеләрне туктатмый. Бу кешеләрнең яраткан урыны, кешеләр анда кызына, су коена. Ә кешеләр булган җирдә, һичшиксез, без дә булырга тиеш. Йөзү чаралары, күзәтүчеләр белән, муниципаль полиция белән», - дип шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 май 2021, 11:15