Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы — Ак чәчәкләр 2021» конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Елның медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак.
"Уникаль очрак" номинациясендә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәм итү хастаханәсе хезмәткәрләре тәкъдим ителде. Бу баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Роман Җомабаев, реанимация бүлеге мөдире Васыйл Фазылов, баш хирург, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов, табиб-анестезиолог-реаниматолог Лира Александрова, табиб-невролог Дарья Тарасова.
«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә көндезге стационар мөдире, участок табиб-терапевты, сугыш ветераннары өчен госпитальнең табиб-гериатры, шәһәрнең баш штаттан тыш гериатры Фәридә Шәрифуллина тәкъдим ителде.
Җиңүчеләрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ачыклаячаклар. Җиңүчене сайлауда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сылтама буенча яисә «Эшчәнлек» — «Конкурслар» бүлегендә тавыш биреп була. Тавышны әлеге сылтама буенча бирергә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 27 май 2021, 11:42