Яр Чаллы депутатлары шәһәр Советының биш даими комиссиясенең уртак утырышын уздырды. Көн тәртибендә 10 мәсьәлә иде.
Башта Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова шәһәр бюджетына
кертелә торган үзгәрешләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан
Республикасы бюджетыннан кергән 95 млн 625 мең сум күләмендә бюджетара трансфертларны
исәпкә алырга кирәк. Әлеге акчалар спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алуга,
спорт оешмаларын җиһазлау өчен махсус кием-салым сатып алуга, хоккей буенча РФ
һәм ТР чемпионатында спорт оешмалары командаларының катнашуы һәм спорт әзерлеге
программасын тормышка ашыруга, тармак белгечләренә хезмәт хакы түләү, дәүләт
социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чараларына, «Кызыл тау» мәдәният үзәге
каршындагы виртуаль концерт залларына, шәһәрнең социаль яктан әһәмиятле
объектларын төзекләндерүгә, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләренә
компенсация түләүләрен финанс ягыннан тәэмин итүгә, территориаль иҗтимагый
үзидарәләр җитәкчеләренә компенсация түләүләрен финанс ягыннан тәэмин итүгә
тотылачак., «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»
республика конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга грантлар бирү, җирле
әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.
Моннан тыш, депутатлар Шәһәр Советының җиденче утырышын үткәрү датасын расладылар, шәһәр Уставына, «Физик затлар милкенә салым турында» Шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү буенча, шулай ук инициативалы проектлар өлешендә Шәһәр Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү буенча, урам-юл челтәре элементларына исемнәр бирү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 21 май 2021, 17:52