Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 14 апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, аларда 1720 кеше катнашты, 37 берәмлек техника җәлеп ителде. Төп эш төрләре – йорт яны территорияләрен, бульвар һәм проспектларны чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, агачларны һәм куакларны санитар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару.

Үзәк районы хакимияте коллективы өмә барышында кар көртләрен көпшәкләндерде һәм Энтузиастлар бульварындагы газоннарны чистартты. «Челтәр компаниясе» филиалы «Яр Чаллы электр челтәрләре» нең 12 хезмәткәре Мәскәү проспекты буйлап, Х.Туфан проспектыннан Вахитов проспектына кадәрге территорияне җыештырды. 14 куб. м. үсемлек һәм көнкүреш калдыклары чыгарылды.

Идарәче компанияләр хезмәткәрләре йорт яны территорияләрен тиешле хәлгә китерү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын җыю һәм чыгару, газоннарны, чәчәк түтәлләрен чистарту эшләрен башкардылар, шулай ук агачларны агартуга керештеләр.

Мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре үзләренең һәм якын-тирә территорияләрен санитар чистарту өстендә эшләделәр.

Чәршәмбе өмәсендә «Омега» һәм «Болгарпиво» сәүдә үзәге, Аргамак, Магнит, Пятерочка, Чаллы икмәге сәүдә үзәкләре, «Провокация» кафесы, «Березка» (27 комплекс), «Фогель» (49 комплекс) кибетләре, Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе, «11 комплекс», «Гренада 4,5», «Прибрежный-36», «39 комплекс», идарәче компанияләр: «Челныстройремонт», «Камстройсервис», «Паритет» һәм 11, 4, 5, 6-36 һәм 39 комплексларның актив катнашуларын билгеләп үтәргә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 15 апрель 2021, 08:40