Мы в социальных сетях

Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кар. Көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -22 метр..-25˚. Көндез максималь һава температурасы -12..-15˚. Юлларда бозлавык.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә: 

Томанда табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә. 

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, тормозны кинәт тотудан сакланырга кирәк. Тукталу мөһим булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Тукталганда, берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы бирү мөһим. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннар торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет куллану зарур. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга; урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга; машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк; хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска; транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә; югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә. .

Якшәмбе, 28 февраль 2021, 15:31