18 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көнчыгыш районнарда 1 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә 0..+5 градус, максималь һава температурасы көндез +17..+20 градус тәшкил итәчәк.
Һава шартлары белән бәйле берәр нинди бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм
чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек
әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)
288-46-96.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 15:07