Дүшәмбе, 9 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә ел саен дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы конкурсы үткәрелә. Конкурсның төп максаты – яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче талантлы белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурста муниципаль учреждениеләр һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, Башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе белгечләре катнаша ала.
Конкурсның бурычлары: яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын, абруен һәм социаль статусын күтәрү; яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен, инновацион потенциалын һәм социаль статусын бәяләү һәм арттыру; инновацион программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруны стимуллаштыру; яшьләр сәясәте өлкәсендә үзләрен уңышлы лидер итеп күрсәткән талантлы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларның киләчәктә һөнәри үсешенә ярдәм итү; яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен, шул исәптән кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен мәйданчыклар булдыру; яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәмәгатьчелек һәм барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының игътибарын арттыру.

Әлеге конкурс Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен инновацион үстерү һәм модернизацияләүгә, тармакның профессиональ компетентлыгын һәм кадрлар потенциалын формалаштыру юлы аша яшьләр белән эшләүнең сыйфатлы яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән.

Беренче сынау 25 сентябрь көнне 10:00 сәгатьтә узачак һәм үз эченә: РФ һәм ТР Дәүләт яшьләр сәясәтен белү буенча тест, портфолио конкурсы һәм kahoot платформасында уенны алачак. Конкурсның финалы һәм икенче турына: ике конкурс сынавы - визиткалар конкурсы һәм проектны яклау (программа) керә.

Гаризалар 19 сентябрьгә кадәр 57-08-70 телефон номеры буенча яки электрон адреска кабул ителә: mczaman@mail.ru.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 09:21