Дүшәмбе, 9 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Открываю мир творчества»//«Иҗат дөньясын ачам»дигән иҗади эшләр төбәк конкурсы башланды. Конкурс Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлекчәсенә 40 ел тулуга багышланган. Анда катнашу өчен 3 яшьтән 35 яшькә кадәр булган барлык теләүчеләр чакырыла. Конкурс матурлыкны күрергә һәм иҗат итәргә сәләтле яшь иҗади кешеләрне: рәссамнар, нәфис сүз осталарын, авторларны, аналитикларны һәм тәнкыйтьчеләрне эзләүгә юнәлдерелгән.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Мин китап дөньясын рәсемгә төшерәм», «Миндә шигърият уяна», «Прозаик әсәрләрнең иң яхшы башкарылуы», «Яраткан язучыма хат», «Мин хәзерге заман әдәбиятын укыйм». Һәр номинация катнашучыларның билгеле бер яшь категориясенә юнәлдерелгән.

Конкурс 2020 елның 14 сентябреннән 20 ноябренә кадәр өч этапта үткәрелә: 14 сентябрьдән 2 ноябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү; 3-16 ноябрьдә – жюри эше; 20 ноябрьдә – җиңүчеләрне бүләкләү. Катнашу һәм эшләр өчен гаризалар электрон рәвештә  Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча («Әдәби-туган якны өйрәнү музее» бүлеге) яки почта аша library-muzei@mail.ru кабул ителә.

Конкурсны үткәрү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән библиотека-челны.рф. сайтында танышырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-02-26.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 09:00