Яр Чаллыда "COVID-19" иммун статусын бәяләү буенча эш бара. Бу хакта онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: "2-3 көн дәвамында җиде яшь төркемендә эш дәвам итте. Барлыгы бер яшьтән 70 яшькә (һәм аннан өлкән) кадәрле пациентлардан 309 проба алынган. Тест 2нче, 4 нче балалар поликлиникалары һәм 4 нче, 6 нчы өлкәннәр поликлиникалары тарафыннан тиешле анкеталар тутырылып үткәрелде. Барлык материаллар да Казанга китерелде. Алар тиешенчә эшкәртелә һәм Санкт-Петербургка, Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология институтына җибәреләчәк", - дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 июль 2020, 09:09