Бүген Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә 858 кеше медицина күзәтүе астында тора, 1061 кеше күзәтүдән алынган. Коронавирус белән көрәш буенча оператив штаб утырышы барышында Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев шундый мәгълүмат китерде. Коронавирус йогуны билгеләүгә тикшеренүләр уздыру өчен лаборатория эше йогышлы авырулар хастаханәсендә оештырылды. «Бүгенге көндә йогышлы авырулар хастаханәсендә 15 кеше госпитализацияләнә, аларның икесендә коронавирус расланган. Барлык пациентларның хәле канәгатьләнерлек", - диде Александр Николаев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 март 2020, 16:55