Автозавод районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиянең чик буе гаскәрләренең 102 еллыгына багышланган «Без бөтен дөньяда тынычлык яклы» дигән хәрби-патриотик җыр конкурсы узды. Ел саен «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрелә торган фестивальдә 140 конкурсант - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, район учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, Автозавод районы территориясендә яшәүче ветераннар катнашты.
«21 гасыр» эстрада вокалы студиясенең «Свирель» төркеме, 19 нчы мәктәп - запастагы хәрби хезмәткәрләр, оешма (учреждение) хезмәткәрләре категориясендә, 1 нче дәрәҗә лауреат-Анастасия Федорченко; «Орион» яшьләр үзәгенең «Надежда» клубыннан Диләфрүз Шәмсуллина, 110 нчы «Курочка ряба» балалар бакчасы; 2 нче дәрәҗә – Гөлназ Мөдәрисова , 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы, 3 нче дәрәҗә – Альберт Шәйхетдинов, ТРның чик буе хезмәте ветераннары һәм запастагы чик сакчылары региональ бүлекчәсе; вокал төркемнәре, 3 нче дәрәҗә лауреатлар: - Мария Миронова һәм Ландыш Әһлиева составындагы «Фестиваль» вокал төркеме, 96 нчы «Умничка» балалар бакчасы һ.б.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 16:26