Чаллының ЗАГСында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тантаналы чараның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова иде. "Ана капиталы – дәүләтнең сизелерлек ярдәме, ул гаиләләргә безнең ил өчен иң мөһим булган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә: торак шартларын яхшырту, балаларны укыту" –, дип билгеләп үтте үзенең мөрәҗәгатендә ТР Дәүләт Советы депутаты.
ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та котлауларга кушылдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 15:24