Казанда эшче яшьләрнең «Сүз белән түгел, ә эш белән!» девизы астында бишенче Республика форумы узды. Ул студент отрядларының иң яхшы
вәкилләрен, командирларны, комиссарларны һәм төрле буын хәрәкәте
ветераннарын җыйды. Яр Чаллыдан чарада 35 кеше - шәһәрнең һөнәри һәм югары белем
бирү учреждениеләре студентлары катнашты.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы студентлар отрядлары штабы»
номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары
үзәге» җиңү яулады. Шулай ук шәһәрнең
студентлар отрядлары Татарстан Республикасы министрлыклары
һәм ведомстволары исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән
бүләкләнделәр.
Җитештерү, мәдәни һәм социаль әһәмиятле эштә иң югары нәтиҗәләргә
ирешкән һәм студентлар отрядлары эшчәнлегенә актив ярдәм иткән өчен
«Россия Студентлар отрядлары» үзәк штабының Мактау грамотасы белән шәһәр
студентлар отрядлары штабының элеккеге комиссары Алсу Шәйхаттарова
бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 18 февраль 2020, 14:00