Мы в социальных сетях

2019 елда муниципаль бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 3 млрд 703 млн 702 мең сумлык сатып алулар үткәрелгән. Бюджет акчаларын экономияләү 189 млн сум тәшкил иткән. Икътисадый нәтиҗә, нигездә, электрон аукционнар үткәрү хисабына ирешелгән, алар сатып алуларның максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итә.

Муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азатмат Вильданов хәбәр иткәнчә, узган ел аның бүлеге тарафыннан 2 487 электрон аукцион үткәрелгән.

Акчаларның шактый күләме мәгариф учреждениеләрендә балаларны тукландыруны оештыруга (968 млн сум), юлларны һәм яңгыр канализацияләрен карап тотуга һәм агымдагы ремонтлауга (328 млн сум), балаларның ялын оештыруга (152 млн сум), мәгариф учреждениеләрен капиталь һәм агымдагы ремонтлауга (98 млн сум), «Автостанция» тукталышы районында җәяүлеләр өчен җир асты кичүе төзелешенә (92 млн сум) һәм башка социаль әһәмиятле чыгымнарны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 08:36