Яшь чаллылының хыялын Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырды. 8 яшьлек Радмир сеңлесе белән бергә Бигеш аэропортында булды. Укучының хыялы "Теләкләр чыршысы"на юлланган хатта язылган иде.
Экскурсия эзләү һәм авария-коткару очыш хезмәте эше белән танышудан башланды, анда яшь кунакларга аэропорт техникасының тулы бер арсеналын күрсәттеләр, махсус киемнәр кигертеп, янгын техникасы руле артына утырттылар. Аннары балалар ангарда булдылар, анда ике моторлы Diamond DA42 Twin Star самолетларын карадылар. Биредә балаларга һава судносының ничек хезмәт күрсәтүе турында сөйләделәр.
Аэропорт белән танышу ЯК-40 самолетында дәвам итте, анда кечкенә кунаклар пилот белән бергә һава судносы штурвалы артында утырдылар һәм әлеге төр самолет турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 гыйнвар 2020, 08:06