Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе 2019 елдагы эшенә йомгак ясады. Функционерлар, тренерлар һәм спортчылар мөһим проблемалар турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Бөгелмәдә узган чарада физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов катнашты.
Узып баручы елда Татарстан спортчылары бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар, инфраструктура яңартылды – яңа чаңгы базалары барлыкка килде, ә спорт төре белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны буенча тагын иң популярларның берсе булды.
Яр Чаллы шәһәренең «Титан» спорт мәктәбе республиканың спорт мәктәпләре рейтингында 5 нче урынны алды һәм 65 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Фото: ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 10:36