Сишәмбе, 1 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Мария Петровна Храпова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мария Петровна Казакъстан АССРның Астана шәһәрендә крестьяннарның күп балалы гаиләсендә туа, анда алты бала тәрбияләнә. Туган шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү тимер юл техникумына финанс-икътисад бүлегенә укырга керә.

Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1955 елда кияүгә чыга, бәхетле никахта бер бала тәрбияли. Хәзер ветеранны ике оныгы һәм бер оныкчыгы сөендерә. Лаеклы ялга чыкканчы Волгодонск шәһәре төзелеш идарәсендә баш хисапчы булып эшли. Мария Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Альмөхәммәтова котлады.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 11:26