Бүген Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның зур залында "XXI гасыр йолдызчыклары" конкурсының гала-концерты узды. 2019 елда бу конкурс 12 нче тапкыр үткәрелә, шул вакыт эчендә анда 12 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала катнашты. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар, рус һәм башка халыкларның җырлары, шигырьләре, халыкчан, заманча биюләр, балалар музыка уен коралларында уйнау, театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 15:25