Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне София Зиннәтулла кызы Шәихова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Актаныш районының Табанлыкүл авылында крестьян гаиләсендә туа. Өч сыйныф башлангыч белем ала, сугыш башлану сәбәпле алга таба укырга мөмкинлеге булмый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1948 елда Яр Чаллыга күчеп килә, урман заводына эшкә урнаша. Аннан соң бик күп һөнәрләр үзләштердем, шул исәптән балалар йортында да эшләдем. 1954 елда кияүгә чыга, ире белән бәхетле тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ветеранның оныгы сөендерә. София Зиннәтулла кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 ноябрь 2019, 11:04