Яр Чаллыда Кама Аръягының төзелеш базарында катнашучылар белән республика киңәшмәсе узды. Анда төзүчеләр, техник заказчылар, подрядчы оешмалар, Башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов үткәрде. Анда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм өлешләп төзү өлкәсендә шәһәр төзелеше законнарының яңа таләпләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов төзүче тарафыннан проект документларына кабат экспертиза үткәрү кирәклеге турында Карар кабул итәргә мөмкин булган таләпләр турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 июленнән төзүчеләрнең эскроу-счетка күчүе турындагы закон үз көченә керде. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Өлешләп төзүне тикшереп тору бүлеге башлыгының беренче урынбасары Фәнзил Ризванов хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә.
Очрашу барышында эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү хезмәткәрләренә сораулар бирә һәм аларга квалификацияле җаваплар ала алдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның 10 аенда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекторлары республикада юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне 4511 тикшерү үткәргән. Төзелеш фирмаларына бозуларны бетерү турында 1339 күрсәтмә бирелде һәм административ хокук бозулар турында 1516 беркетмә төзелде, 40,5 млн сумнан артык штраф салынды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.