Бүген шәһәрнең Тантаналар сараенда "алтын" һәм "зөбәрҗәт" юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләделәр. Алар - КАМАЗның беренче төзүчеләре, хезмәт ветераннары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән гаиләләр. Шулай итеп, 50 ел бергә гомер иткән Тимерхан Тимербулат улы һәм Радинә Кашби кызы Фазуллиннар,Илья Степанович һәм Антонида Васильевна Кузнецовалар, Петр Николаевич һәм Мария Васильевна Мраковлар, Виктор Васильевич һәм Нина Захаровна Ильиннар, Николай Николаевич һәм Галина Николаевна Еромасовлар, Әүфәт Кәрам улы һәм Мөнирә Хәсән кызы Гареевлар, Николай Борисович һәм Валентина Яковлевна Ключниковлар, Николай Степанович һәм Галина Александровна Шалак гаиләләрен котладылар.
Ирле - хатынлы Фәрит Мөхәммәтша улы һәм Венера Ивановна Сәлимгәрәевалар 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм кунаклары алдында шәһәрнең иң яхшы артистлары: Фәрит Әхмәтов һәм Эльмира Куленко, Равил Галиев, "Бисеринки" бию ансамбле чыгыш ясады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 14:32